Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 декабрь 2018, 11:05

"Яшь табибларны эшкә җәлеп итү планлы тәртиптә алып барыла"

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Белореттагы перинаталь үзәк эше белән танышты.

Республика җитәкчесе бала табучы хатын-кызларны маршрутлаштыруның ничек оештырылуы, медицина учреждениеләренә кирәкле белгечләрнең җитү-җитмәве белән кызыксынды. Палаталарда Радий Хәбиров әниләр белән аралашты, перинаталь үзәктә булу шартлары турында сорашты.
– Перинаталь үзәктә балаларыбыз һәм үзебез өчен уңайлы шартлар тудырылган: җылы палаталар, үз эшләрен яхшы белүче акушерлар һәм гинекологлар, – дип сөйләде төбәк башлыгына булачак әниләр.
Районара перинаталь үзәкнең баш табибы урынбасары Фәнил Латыйпов сүзләренә караганда, аларда медицина кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләсе акрынлап хәл итә, шулай да анестезиологлар–реаниматологлар, неонатологлар җитмәү сизелә.
– Районда һәм шәһәрдә яшь табибларны эшкә җәлеп итү планлы тәртиптә алып барыла. Әйтик, торак проблемасын хәл итү өчен муниципалитет торакта акча түләп торучы яшь табибларга 14 мең сумга кадәр акчалата компенсация түли, башка социаль ташламалар да бар, – дип сөйләде Фәнил Латыйпов.
Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: