Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2018, 19:42

Укучыны мәктәптән куарга җыеналар!

Ул яшьтәшләре арасында... профсоюз оештырган.

Санкт-Петербургтагы 622нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Леонид Шайдуров өч атна элек гадәти булмаган оешма булдырган. “Укучы” дип аталган профсоюз оешмасына башта 30 кыз һәм егет керсә, хәзер анда 170 югары сыйныф укучысы кушылган. Лидер егет белдерүенчә, 8-11нче сыйныф укучылары гына профсоюз әгъзасы була ала.
Укучыларның проблемаларын хәл итәргә җыенучы аппарат “Минимум” һәм “Максимум” программалары төзегән. Беренчесе контроль эшләрнең санын көненә өчкә кадәр кыскартуны һәм мәктәп администрациясе тарафыннан укучыларның тышкы кыяфәтен контрольдә тотуны туктатуны үз эченә ала. “Максимум” программасы исә мәгариф системасының алышынуын фаразлый.
Беренче җыелышны алар мәктәп стадионында үткәрә. Бу хакта белеп калган мәктәп директоры Леонидны кабинетына сөйләшүгә чакыра. Үсмер белдерүенчә, сөйләшү вакытында директор аңа киләчәктә урам себерүче булачагына ишарәләгән һәм психик дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. Башка укучыларга исә Леонидтан читтәрәк торырга кушкан...
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: