Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2018, 19:41

Тирлән бистәсендә ФОК ачылды

Тирлән бистәсе Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Белорет районы буйлап эш сәфәренең беренче пункты булды. Биредә ул “Планета” физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачуда катнашты.

Төзелеш 2016 елда башланды һәм социаль максатлы программалар фонды аша тулысынча “Башнефть” предприятиесенең хәйрия ярдәме исәбенә финансланды. Объектның гомум бәясе 29 миллион сум тәшкил итә.
Радий Хәбиров бистә халкын әлеге вакыйга белән котлады. Аның сүзләренә караганда, “Тирлән үз тарихында авыр сынаулар аша да узган, металлургия комбинаты ябылган, 90нчы еллар башында бистә су басудан җитди зыян күргән иде. Бу кыенлыкларга карамастан, бистә яши һәм үсә, физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу да моңа тагын бер дәлил булып тора”.
Спорт комплексы директоры Әлфия Буранбаева, физкультура комплексы ачылганчы балалар, нигездә, җиңел атлетика белән шөгыльләнде, дип сөйләде. Хәзер баскетбол, волейбол, башка спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туачак. Кыш көне балалар янәшәдә генә ачылган боз шугалагында хоккей уйнау мөмкинлеге алды.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: