Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2018, 19:44

Табигатькә сакчыл караш кирәк!

Тирлән бистәсендә яшәүчеләр республика җитәкчесе белән аралашканда Радий Хәбировтан Белорет районында агач хәзерләү проблемасына игътибар итүне сорады.

Халык сүзләренә караганда, районда урман һәрчак законлы юл белән киселми, агач хәзерләүчеләр урманны яңадан тергезүгә тиешле игътибар бирми. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, урманнарны кисү проблемасы бик җитди һәм ул аңа аерым игътибар бирәчәк.
– Республикада без карьерларны үзләштерү мәсьәләсендә тәртип урнаштыра башладык, өч җинаять эше кузгатыла. Урман да безнең игътибар зонасында һәм мин агач хәзерләү компанияләренең еш кына табигать байлыкларын саклау турында уйламавын беләм, – диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, республикада сунарның ничек алып барылуы да күп сораулар тудыра, бу өлкәдә дә тәртип урнаштырырга кирәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: