Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2018, 13:35

Рөстәм Мәрданов эшчәнлегенә йомгак ясады

Бүген Рөстәм Мәрданов журналистлар өчен брифинг үткәрде, анда ул Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасындагы эшенә йомгак ясады.

- 1994 елдан башлап эшләгән Русия Үзәк банк системасына кайту турында карар кабул иттем, – дип хәбәр итте Рөстәм Мәрданов. – Мин 2013 елда Башкортстан Хөкүмәтенә эшкә килгәндә республика тормышында катлаулы чор иде, илдә кризис күренешләренең чираттагы кискенләшүенә туры килдем. Бу вакытта төбәк эшчәнлеге, финанс тотрыклылыгын тәэмин итү өчен күп нәрсә эшләргә туры килде.
Рөстәм Мәрданов билгеләп үткәнчә, бюджет дефицитлы булган, дәүләт бурычы үскән, ә республика алдында Русия Президентының май указларын үтәү буенча җитди бурычлар торган.
– Узган май указларын үтәү буенча республиканың Русия төбәкләре арасында лидерларның берсе булуы, әлбәттә, безнең эшнең иң мөһим нәтиҗәләренең күрсәткече булды, – дип искәртте Рөстәм Мәрданов.
Аның сүзләренә караганда, икътисади үсешне арттыру һәм инвестицион активлыкны саклау өчен күп эш башкарылган.
– Шул ук вакытта дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мөһим иде, – дип ачыклык кертте Рөстәм Мәрданов. – Дәүләт секторын оптимальләштерү булды, чиновниклар саны сизелерлек кимеде. Шундый ук процесслар муниципаль дәрәҗәдә дә барды. Шул ук вакытта күрсәтелә торган хезмәтләрнең күләме һәм сыйфаты артты. Хөкүмәт алдагы чорда предприятиеләр, муниципалитетлар һәм республика халкы белән бергә күп эшләр башкарды, дип саныйм.
Хәзер төбәк җитәкчесе Радий Фәрит улы Хөкүмәт алдында яңа масштаблы максатлар куя. Ил Президентының май указлары да республика алдында зур бурычлар билгели. Бүген безнең республика Русиянең иң яхшы төбәкләре рәтендә булсын, без аның белән горурлана алсын өчен һәркем тырыша, дип ышанам.
Фото: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте сайтыннан
Читайте нас: