Благовар хәбәрләре
+32 °С
Ясно
ВКОК
Көнүзәк
3 Декабря 2018, 07:34

Уфада тизйөрешле трамвай булачак!

Башкортстанның Транспорт буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов тизйөрешле трамвай челтәрен төзү проектыннан баш тарту турындагы имеш-мимешләрне кире какты.

- Әйе, транспорт реформасы җитәрлек финансланачак, яңа автобуслар һәм башкалар сатып алыначак. Әмма тизйөрешле транспорт темасы онытылмый, ул тормышка ашырылырга тиеш. Төп бурыч - шәһәрнең төньяк һәм көнчыгышын тизйөрешле транспорт белән тоташтыру. Моның белән инвесторлар шөгыльләнәчәк, - дип аңлатты Тимур Мөхәммәтҗанов.
Хәзерге вакытта тизйөрешле трамвай системасын булдыру проекты белән берьюлы берничә компания - "Брикс" банкы, Катар, Кытай һәм Төркиядән инвесторлар кызыксына, дип искәртте чиновник.
- Тизйөрешле трамвай - Уфа өчен глобаль планда транспорт проблемасын хәл итүнең идеаль ысулы, - дип өстәде Мөхәммәтҗанов.
Фото: ufa.kp.ru сайтыннан
Читайте нас