Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2018, 13:07

Радмир безнең ярдәмгә мохтаҗ

Языковода бер гаилә яши, тәү карашка, ул башкалардан аерылмый да кебек, әмма якыннан танышкач, гаиләнең үзенчәлекле икәнен аңлыйсың. Аларның һәр көне — улларының тулы тормыш белән яшәве өчен көрәш.

2005 елның 7 февралендә Гөлнара һәм Рәшит Гыймазетдиновларның уллары дөньяга аваз сала, аңа Радмир дип исем кушалар. Бала вакытыннан алда туа, авырлыгы да ике килограммнан чак кына артык була. Радмир үсә, туклануы да яхшы, уйный һәм яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый диярлек. Бер яше тулгач, әти-әнисе улларының үз-үзен тотышында тайпылышлар сизә башлый һәм шунда ук дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Тиешле тикшерүләр үткәннән соң Радмирга “церебраль паралич, спастик тетрапарез, резидуаль стадия” диагнозы куялар һәм ул гаилә тормышын “аңа кадәр” һәм “аннан соң” чорларга бүлә. Бу диагноз улларының яшьтәшләре кебек бер яшендә аякларына баса һәм атлап китә алмаячагын аңлата.

Кайбер гаиләләр шундый авырлык килгәндә таркала. Балаларының авыруы Гыймазетдиновлар гаиләсен берләштерә генә. Әти-әнисе улларын тернәкләндерү өчен бар тырышлыгын, физик һәм рухи көчен, акчасын сала. Бүген Радмирга 13 яшь, үзаллы хәрәкәтләнә алмый. Балачактан инвалид, неврологта тикшерелә. Даими рәвештә амбулатор дәвалану, массаж, физкультура-савыктыру комплекслары, физиотерапия ала.

2011 елда башкаланың республика балалар клиник дәваханәсендә аңа — беренче, 2015 елда Казанда икенче операция ясыйлар. Әтисе улы өчен йортта озынлыгы 40 метр булган култыксалы юл эшләгән, аның буенча Радмир аягына беркетелгән махсус аппарат ярдәмендә үзаллы хәрәкәтләнә ала. Ул бик тырыш, шушы юлны көненә кырыгар тапкыр үтә. Моңардан тыш, 2шәр сәгать вертикализаторда тора, махсус күнегүләр ясый, велотренажерда педальләр әйләндерә.

Әле якташыбызга тагын бер операция таләп ителә, Радмирның артабан йөри алу-алмавы шушыңа бәйле. Әмма бер каршылык бар — бу операция түләүле һәм бары тик Тула шәһәрендә генә ясыйлар. Гаиләгә бу каршылыкны җиңеп чыгарга һәркайсыбыз ярдәм итә ала. Кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтеп, без Радмирга аякларына басарга мөмкинлек тудырачакбыз. Гыйнварда Тула медицина үзәгеннән доктор Сергей Шишов Уфага килә, ул Гыймазетдиновларга консультация үткәрергә һәм операция көнен билгеләргә ризалашкан. Вакыт кыскара бара. Благоварлыларга мөрәҗәгать итәбез: әйдәгез, Радмирга аякларына басарга ярдәм итик. Әти-әнисенең ярдәм сорап мөрәҗәгать итүенә битараф калмыйк! Операция бәясе 150 мең сум.

Акчаны 2202 2002 21066432 карта исәбенә күчерергә мөмкин.

Qiwi кошелек: +79273096069.

Әнисенең телефон саннары: 8-927-322-77-84.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: