Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2018, 12:59

Радий Хәбиров Русия юридик форумында катнашты

1 декабрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Конституциясенең 25 еллыгына һәм Юрист көненә багышланган "ХХI гасырда конституционализм" дигән Русия юридик форумының пленар утырышында катнашты.

- Мондый чаралар бик мөһим. Алар галимнәргә фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Дөнья тиз үзгәрүчән, көндәшлек зур, - диде Радий Фәрит улы. - Форумның биредә үтүе нәтиҗәсендә Русиядә юридик фикернең алдынгы вәкилләре җыелды. Безнең өчен бу бик мөһим.
Радий Хәбиров форумда катнашучыларның күбесе белән озак еллар бергә эшләвен әйтте.
Пленар утырышта кеше хокуклары, власть һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр, Конституция һәм халыкара хокук институтлары турында фикер алыштылар.
Форумда Башкортстан юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты һәм О. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
- О. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты - Русиянең юристлар әзерләүче әйдәүче уку йорты. Без аның белән актив хезмәттәшлек итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.
Читайте нас: