Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2018, 14:30

Рөстәм Мәрданов отставкага китте

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, икенче эшкә күчү сәбәпле, вазыйфасыннан бушатылды. Бу турыда бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр ителде.

— Бу - аның үз теләге. Дөресен әйтәм, мин аны калырга кыстадым. Рөстәм Мәрданов Үзәк банк системасына эшкә күчә. Тиздән Сезнең яңа вазыйфагыз турында мәгълүм булыр дип ышанам, — диде республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе Рөстәм Мәрдановка яхшы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм аңа Салават Юлаев ордены тапшырды.
Мәгълүм булуынча, Рөстәм Мәрданов Русия Үзәк банкының Урал төбәге Баш идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарачак.
Фото: Олег Яровиков фотосы
Читайте нас: