Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2018, 12:35

Мәгариф министры отставкага китә

Республиканың мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова отставкага китә.

Әлегә расланмаган мәгълүматлар буенча, мәгариф министры вазыйфасына Мәгариф өлкәсендә контрольлек итү һәм күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Айбулат Хаҗин кандидатурасы карала.
Гөлназ Шәфыйкова Башкортстан Мәгарифне үстерү институтын җитәкләячәк, дигән фараз бар. Кайбер мәгълүматлар буенча, бүген ул яңа вазыйфасына тәкъдим ителергә тиеш булган, ләкин килмәгән.
Гөлназ Радмил кызы министрлыкны 2015 елдан җитәкләде.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: