Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2018, 13:18

Кашкалаша йортларында су булачак!

Республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбиров тәгаенләнгәч, Башкортстан халкы булган проблемалары белән аның социаль челтәрдәге битләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итә башлады.

Анда һәр хәбәр рәсми теркәлү үтә. Төбәк җитәкчесенең матбугат секретаре Фәнүр Ягафәров әйтүенчә, бүгенгә бик күп мөрәҗәгать теркәлгән.
Кашкалашада яшәүчеләр арасыннан да БР Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга мөрәҗәгать белән чыгучылар булган. Анда, авыл халкы икенче ел инде су көтә, гәрчә торбалар салынган булса да, дип язылган.
Җавап: “2019 елның тәүге яртысында су биреләчәк, — дип белдергән район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов. — Йортларга су алданрак та бирелгән булыр иде, әмма, скважина һәм су суырту башнясы “Благовар” кошчылык заводы биләмәсендә урнашу сәбәпле, санэпиднадзор гамәлдәге су башнясына тоташуга рөхсәт бирмәде. Әле яңа скважина файдалануга әзер. Су суырту башнясын монтажлыйсы һәм Кашкалаша авылының су челтәрләрен аңа тоташтырасы гына калды”.
Читайте нас: