Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2018, 13:30

Күпбалалы гаиләләргә – бүләкләр

Балалар — зур бәхет. Күп бала тәрбияләүче Хаҗиевлар һәм Михайловлар гаиләләрендә бу бәхет башка гаиләләргә караганда шактый күбрәк. Әниләр көне алдыннан Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Әхтәмов аларның йортларына килеп, бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Коб-Покровкада яшәүче Радик Нәгыймҗан улы һәм Альбина Рәдиф кызы Хаҗиевлар гаиләсендә биш бала — өч кыз һәм ике ул үсеп килә. Бу гаиләдә аларны үзләренекенә һәм тәрбиягә алынганнарга бүлү юк, барысына да тигез мөнәсәбәттәләр. Уллары — әтиләренең ярдәмчесе. Хәтта иң кечесе Руслан да абыйсы һәм апаларыннан калышмаска тырыша. Кызлар әниләренә аш-су әзерләүдә, җыештыру һәм башка йорт мәшәкатьләрендә ярдәмләшә. Хуҗалар эштә җаваплы вазыйфа били, әмма бу аларга яхшы әти-әни булырга һәм буш вакытларын балаларына багышларга бер дә комачауламый. Альбина Рәдиф кызы — урындагы ФАПта фельдшер, Радик Нәгыймҗан улы “Благовар” токымлы кошчылык заводы” ҖЧҖдә баш энергетик. Депутаттан бүләкләр — электр самавыры һәм үтүк — ишле гаиләгә ярап куйды. Шушы көннәрдә үтүкләре сафтан чыккан булган, шуңа яңасы белән шул көнне үк файдалана башлаганнар.

Район үзәгендә яшәүче Роман Владимирович һәм Юлия Николаевна Михайловлар йортына якынлашканда ук тәрәзәдән балаларның кызыксынучан һәм шат йөзләрен күрергә мөмкин иде. Йортка кергәч, әти-әниләре белән җиде баладан торган гаилә командасы безне бер сафка тезелеп сәламләде. Өч айлык Полина гына әнисе кулында тыныч кына безне күзәтүен дәвам итте. Гаилә башлыгы Роман Владимирович йорт салган, әмма гаилә ишәя, барысына да урын җитми.

— Йортның икенче катын да төзергә һәм һәр балага аерым бүлмә ясарга уйлыйбыз, — дип планнары белән уртаклаша Юлия Николаевна.

Рөстәм Әнвәр улы гаилә әгъзалары белән аралашты, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.

Ял көне гаилә иң түрендә бүләккә бирелгән самавыр балкып утырган бәйрәм табыны артына җыелды, шуңа чәй аеруча тәмле һәм хуш исле тоелды.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотолары.
Читайте нас: