Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2018, 13:12

Эшкуарлар берлеге кирәк

Гражданнарны күчмә кабул итү чикләрендә БР Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе В.А.Гыйләҗетдинов район малтабарлары белән түгәрәк өстәл оештырды. Бизнес төзү һәм үстерү мәсьәләләре турында ачыктан-ачык сөйләшү булды, малтабарлар кече эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат һәм консультация алды, шулай ук үзләрен борчыган күпсанлы сорауларга җавап тапты.

Кече һәм урта малтабарларга дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүгә карамастан, күпләр авырлыклар белән әледән-әле очрашып тора. Бу банк заемнары ала алмау, җир-милек мәсьәләләре, федераль субсидияләр оформить итүдә киртәләр, инвестицион ихтыяҗларны тәэмин итү өчен финанс ресурсларның чикле булуы. Малтабарларның икътисади һәм юридик белем дәрәҗәсе түбән булуы, бүгенге шартларга тиз җайлаша алмавы да кече бизнесның акрын үсүенә сәбәп булып тора.

Вячеслав Африкович күптән түгел эш ачкан, шулай ук производствоны киңәйтергә теләгән малтабарларга дәүләт программалары һәм финанс ярдәме төрләре турында җентекле сөйләде. Атап әйткәндә, дәүләт субсидияләре бизнес ачу һәм үстерү, зур булмаган күләмдә финанслау, бизнес-укыту, “Стартаплар автобусы” осталык дәресе өчен бирелә. Лизинг фонды бар, биредә сәнәгать һәм технологик җиһазларны, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын, махсус техника һәм транспорт чараларын лизингка алырга мөмкин. Дәүләт комитеты кече бизнес субъектлары өчен зур булмаган күләмдә кредит бирү мөмкинлеген арттыру буенча проект башлангычын гамәлгә ашыра. Мәгълүм механизм җитәрлек залог тәэминаты булмаган малтабарларга гарантия фонды акчасы исәбенә поручительлек механизмын кулланып бизнесны үстерүгә зур булмаган заемнар җәлеп итү мөмкинлеге тудырачак. Шул ук вакытта бер поручительлек күләме заемщик бурычының 70%ыннан да күп булырга тиеш түгел. Шулай ук чыгымнарның бер өлешен субсидияләү мөмкинлеге дә бар: халыкара һәм төбәкара күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашу буенча; белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле (квалификация күтәрү һ.б.); балаларның көндезге вакытын оештыру үзәкләре булдыру һәм үстерүгә бәйле; социаль малтабарлык субъектлары һ.б. Соңгы ике пунктка килгәндә, Вячеслав Африкович социаль малтабарлыкка аерым игътибар бүләргә чакырды. Мәсәлән, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү, балалар ялын оештыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәләре бүгенгә артык җәлеп ителмәгән.

Уфа шәһәренә якын урнашуга бәйле керем юлларын эзләргә, Благовар үрдәге брендын популярлаштырырга һәм рәхәтләнеп шәхси эшеңне ачарга мөмкин.

Дәүләт комитеты рәисе әйтүенчә, безнең район — эшкуарлар берлеге булмаган районнарның берсе. Югары инстанцияләр фикердәшләр коллективы мөрәҗәгатен тизрәк игътибарга ала, урында консультация бирү һәм уку тренинглары үткәрергә мөмкин бит, югыйсә.

Район малтабарлары кооперативлар төзү буенча мәгълүмат алуга; чүп-чар эшкәртү буенча мәйдан булдыру; кыйммәтле мех бирә торган җәнлек үрчетү буенча бизнесны башлап җибәрүгә акча алу, ит эшкәртү буенча бизнесны үстерүгә бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Түгәрәк өстәл эшендә катнашучы район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов районда гамәлгә ашырылучы инвестиция проектлары белән кыскача таныштырды, район малтабарларының кызыклы идеяләрен һәм кыю башлангычларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: