Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2018, 13:03

Джефф Монсон: "Ватаным - Русия"

2 декабрьдә танылган спортчы Джефф Монсон Уфада яшь сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка гражданнар белән очрашты. Бер сәгать эчендә ул бик күп нәрсә хакында сөйләргә өлгергән.

"2011 елда (Емельяненко белән алышканнан соң) миңа Владимир Путин шалтыратты һәм чын русияле рухын күрсәтүемне әйтте, чөнки безнекеләр беркайчан да бирешми. Бөек Ватан сугышында Җиңү - моның ачык мисалы.
Штатларда мин сәясәт белән шөгыльләнә алыр идем, ләкин теләгем юк. Чөнки мин - русияле. Ватаным - Русия. Мин моны җиде ел элек тоя башладым. Кызыл мәйданда, Петербургта, Байкалда булгач... Биредә сәясәтче булыр өчен миңа урыс телен өйрәнергә кирәк.
Мин - бәйсез депутат, бернинди партиягә дә кермәдем. Мин - анархист.
Мистер Хәбировтан энергия ташып тора, кешеләр өчен ул күп эшли. Гадел һәм эзлекле кеше, вәгъдәләрен төгәл үти. Красногорскида миңа мәктәп ачарга тәкъдим итте һәм ике айдан ук моны эшләдек тә. Сәяси карьерамда аны үрнәк саныйм. Аның уңышларына шатланам һәм тагын да күбрәк эшләр башкарасына ышанам. Радий Хәбировны дустым дип саныйм һәм моның шулай булуына шатмын. Ул миңа күп проектлар тәкъдим итте..."
Танылган спортчы Уфада, болардан тыш, "Монсон мәктәбе", сәясәт, экология мәсьәләләре һәм башка күп нәрсә хакында сөйләде.
Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан
Читайте нас: