Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2018, 11:57

"Сәгать ярымда җитди 4 мәсьәләне хәл иттек"

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инвесторлар белән очрашуны яңа - "Инвестсәгать" форматында үткәрде. Видеоконференция төрендәге утырышта республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, үсеш институтлары вәкилләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

- Инвестицияләр җәлеп итү - мөһим эш юнәлешләренең берсе. Бу яклап республикада берникадәр проблемалар бар. Бүген без эшнең яңа төрен башлыйбыз - "Инвестсәгать". Ул атна саен билгеле бер вакытта үтәчәк, - диде Радий Хәбиров. - Тикшерүдән соң, инвесторны Хөкүмәт комиссиясенә җибәрмәс өчен тиешле карарлар шушында кабул ителәчәк. Поект әзер һәм без бер-беребезне ишеткәнбез икән - булды: карар кабул ителә һәм арытаба гамәлләр башкарыла.
"Инвестсәгать" кысаларында әйдәүче компанияләр вәкилләре сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фармацевтика, спорт, мәгариф өлкәсендә проектлар тәкъдим итте.
"Инвестсәгать" нәрсәсе белән яхшы? Радий Хәбиров фикеренчә, төп максат - бюроклатлык арттырып утыру түгел. Бер орган карар кабул иткәннән соң, мәсьәләне берникадәр вакытка читкә куеп торырга, туктаусыз утырышлар үткәрергә түгел, шундук карар кабул итәргә.
- Сәгать ярымда җитди 4 мәсьәләне хәл иттек. Икесе буенча шундук карар кабул иттек, икесен эшләп бетерүгә җибәрдек, алар киләсе "Инвестсәгать"кә әйләнеп кайтачак, - диде Радий Хәбиров.
Республикада "Сәламәтлек сәгате", "Инвестиция сәгате" белән тагын "Төзелеш сәгате" дә булачак.
Читайте нас: