Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2018, 11:55

Һәр пәнҗешәмбедә - "Сәламәтлек сәгате"

Халыкка вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Республика йортында гражданнарга беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтү турында киңәшмә үткәрде. Видеоконференция рәвешендә үткән чарада район хакимияте башлыклары, сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре катнашты.
"Сәламәтлек сәгате"ндә күтәрелгән мәсьәләләрнең тәүгесе - фельдшер-акушерлык пунктларының техник торышы һәм аларны бетгечләр белән тәэмин итү булды.
Республика сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рафаэль Яппаров әйтүенчә, бүген республиканың 49 ФАПы авария хәлендә, 613енә капиталь ремонт үткәрү таләп ителә.
Моннан тыш, чарада дәваханәләрне табиблар белән тәэмин итү мәсьәләсенә һәм башкаларга да җитди игътибар бирелде.
Радий Хәбиров мондый киңәшмәләр һәр пәнҗешәмбе булачагын әйтте.
Читайте нас: