Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2018, 12:01

Бездә дә, Сез килә дип, асфальт юдылар!

Радий Хәбировка социаль челтәрдә ул барасы бер райондагы эзерлек турында хәбәр иткәннәр.

"Сез килергә тиеш көнгә каршы төн буена грейдерлар эшләде, урау юлдагы тишек-тошыкларны ямадылар, клуб эшли башлады, аның артындагы чүпне җыйдылар," - диелә анда.
Радий Хәбиров үз җавабында урындагы җитәкчеләрнең халык тормышын яхшырту мөмкинлеге булуы, әмма әлегә алар моны югары түрәләр килер алдыннан гына башкаруы турында яза.
- Тиздән халыкның хәл ителәсе эре һәм вак мәсьәләләрен түрәләр һәм аларның урынбасарлары онлайн режимда белеп тору системасын булдырырбыз, дип уйлыйм, аларның хәл ителүе төгәл башкару дисциплинасына буйсыначак. Ә әлеге хәлләрне елмаеп искә төшерергә генә калыр, - ди республика җитәкчесе.
Читайте нас: