Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 ноябрь 2018, 12:26

Яңа елдан чүп җыю ничек оештырылачак?

Тармакта – реформа Бөтен дөньяда көнкүреш калдыкларын аерым җыялар. Ә Русиядә аларның 90 проценты чүплекләрдә чери. 2019 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык төбәк­ләрендә, шул исәптән Башкортстанда да көнкүреш калдыкларына карата реформа башлана. Халыкка нинди үзгәрешләр көтәргә? Тирә-юньне тазартуга бу үзгәрешләр ничек йогынты ясар? Бүген сүз шул хакта.

Кайсы зонада яшисез?
Яңа елдан чүп-чар чыгару һәм аны утильләштерү эше белән муниципалитетлар түгел, 4 төбәк операторы шөгыльләнәчәк. Моның өчен республика зоналарга бүленәчәк.
Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык башкалада һәм аңа якын 14 районны үз эченә алган 1нче зонада көнкүреш калдыклары әйләнеше өчен җавап бирәчәк.
“Дүртөйле мелиоводстрой” компаниясе төньяк районнарны берләштерүче 2нче зонаны һәм Межгорье шәһәре караган 4нче зонаны хезмәтләндерә.
“Эко-сити” компаниясе территориясе буенча иң зуры – көньяк районнарны бер­ләштергән 3нче зонаны;
“Экология-Т” җәмгыяте көнбатыш зонаны хезмәт­ләндерәчәк.
Алда нинди яңалыклар көтә?
Көнүреш калдыклары әйләнешен аерым зоналарга оештыру өчен республикада 9 каты көнкүреш калдыклары полигоны, 26 сортларга аеру комплексы, 48 чүп төяү пункты төзеләчәк.
Авыл җирендә эре эшкәртү комплекслары төзү үзен акламый, анда, 3нче зонадагы кебек, чүп төяү пунктлары булдырылачак. Моның өчен 17 торак пунктында урын бүленәчәк. Алар булган бар чүпне тиз арада җыеп алырга, транспорт чыгымнарын киметергә, шул рәвешле әлеге хезмәт өчен түләүләрне дә азрак калдырырга ярдәм итәчәк.
2нче зонада Туймазы, Октябрьский һәм Бәләбәй шәһәрләрендә сортировкалау комплекслары төзеләчәк.
Читайте нас: