Мәчетле районы үзәгендә Радий Фәрит улы “Көньяк” һәм “Көнчыгыш” бистәләре төзелеше белән танышты. Шәхси торак төзү өчен анда күпбалалы, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, яшь белгечләр өчен 850 участок бүленгән. Әмма инженерлык инфраструктурасы үткәрелмәгән-лектән, төзелеш эшләре бик акрын бара. Төп проблема — су һәм газ тәэминаты тоткарлана. Район хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин, болардан тыш, районда юлларны төзекләндерү зарурлыгын да ассызыклады.
Шунда ук Радий Хәбиров 2019 елда файдалануга тапшырылырга тиеш 140 урынлык балалар бакчасы белән танышты. Башкорт гимназиясендә ул технология кабинетын карады, укучылар, укытучылар бе-лән аралашты.
Олы Устьикинда үзәк район дәваханәсе төзелеше 1992 елда ук башланган, тик бүген дә сафка кертел-мәгән. Радий Хәбиров бу проектны Республика максатлы инвестицион программасына кертергә йөк-ләде. 2020 елда дәваханә ишекләрен ачарга тиеш. Шулай ук, баш табиб Альберт Нурмөхәммәтов бире-дә табиблар җитешмәү мәсьәләсе дә зур авырлыклар тудыруы турында сөйләде.
Түбән Баба авылында Радий Фәрит улы “Василек” балалар бакчасында булды. Бакча мөдире белде-рүенчә, төркемдә балалар саны бик күп. Шул ук вакытта, бинага ремонт үткәрү дә таләп ителә.
— Күңел биреп эшләвегез күренеп тора. Без сезгә ярдәм итәчәкбез. Җәй биредә ремонт эшләре башкарылачак, яңа балалар мәй-данчыгы төзеләчәк, — диде Радий Хәбиров.
Шунда ук җитәкче фельдшер-акушерлык пунктын да карады. Аңа 2,5 ел яшь белгеч Марат Сәлмәев җитәкчелек итә. Ул Ырынбур өлкәсеннән “Авыл табибы” программасы буенча эшкә килгән. Радий Хәбиров авыруларны район дәваха-нәсенә илтү мәсьәләсе белән кызыксынды һәм киләсе елга биредә модульле ике фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәге турында белдерде. Моннан тыш, район хакимиятенә киләсе елга балалар бакчасына, ФАПка илтә торган юлга асфальт түшәүне оештыру бурычы да куелды.
Шул ук көнне Радий Фәрит улы хокук сакчылары белән аралашты һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Дуван районының Сальевка авылы янындагы Мәләкәс елгасы аша күпер 1992 елда төзелгән. Бүген ул, авария хәлендә булуга карамастан, 2 мең кеше яшәгән авылларны тоташтыра. Күпер аша йөк машиналары да чыгып йөри. Радий Хәбиров киләсе елга күперне ремонтлау өчен республика бюджетыннан акча бүленәчәген әйтте.
Тастүбә авылындагы урта мәктәп тә 1974 елда төзелгән булган. Спорт залы, ашханә, тир, кайбер укыту кабинетлары авария хәлендә булганлыктан, алар кулланылмый. Яңа мәктәп төзү өчен проект эшләренә акча бүленгән инде. Радий Фәрит улы 120 урынлык мәктәп төзүне 2020 елга Республика максатлы инвестицион программасына кертергә кушты. Шунда ук ул авылда модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү мәсьәләсен дә тикшерде.
— Проект эшләрен тизләтү мөһим. 2020 елда Озеро һәм Тастүбә авылларында ике мәктәп төзелешен дә төгәлләргә кирәк, — диде Радий Хәбиров Дуван районы хакимияте башлыгы Фаил Мөхәммәдиевка.
Дуван районы үзәге Мәсәгутьтә Радий Хәбиров Мәсәгуть сөт-консервалау комбинаты эше белән танышты. Анда предприятиенең киләчәк үсеше, продукцияне төрле төбәккә илтү һәм башка төрле продукция җитештерү мәсьәләләре тикшерелде. Шунда ук җитәкче спорт залын һәм аның янындагы мәйданчыкны да карады. Спорт мәктәбе директоры белән киләчәктә бассейн төзү турында да сүз булды.
Мәсәгуть район үзәк дәваханәсенең баш табибы Валерий Трофимов балалар поликлиникасы кысык булуы турында сөйләде. Шул ук вакытта, монда киләчәктә төньяк-көнчыгыш районнардан килүче балалар өчен тернәкләндерү амбулатория-поликлиника бүлекчәсе дә төземәкчеләр. Ул инвалид балалар һәм сәламәтлегендә тайпылыш булган яңа туган сабыйлар өчен тернәкләндерү үзәге функциясен дә башкарачак. Радий Фәрит улы, бу төбәктә, чыннан да, инвалид балалар өчен социаль-реабилитация учреждениеләре булмавын сызык өстенә алды һәм бу башлангычны хуплады. Якын киләчәктә әлеге төзелеш буенча проект әзерләнәчәк.
Салават районының Мөрсәлим авылында төбәк җитәкчесе “Боксити” оешмасының агач кабул итү һәм аны читкә озату эшчәнлеге белән танышты. Аның эше тимер юлы ярдәмендә Башкортстанның төрле төбәкләренә агач озатуга юнәлтелгән. Бу юл белән транспортлауга 7 миллион сум акча тотынылган булган. Район хакимияте башлыгы Марс Кашапов билгеләвенчә, һәр елны 150 мең кубик метр агач җитештерелә. Үткән айда гына моннан 18 вагон агач төяп озатылган. Әмма агачны башка төбәккә чыгару зур чыгымнар таләп итә. Вагоннарны читкә озату өчен 3 миллион сум акча тотыныла. Агач калдыкларын арытаба эшкәртүне оештыру кирәклеге дә көн кебек ачык.
Мөрсәлим авылы мәдәният йорты да Радий Фәрит улының игътибарыннан читтә калмады. Бинаның мәйданы зур булмаганлыктан, иҗат коллективларының шөгыльләнү мөмкин-лекләре чикле. Бинада күптән ремонт эшләре башкарылмаган. Җитәкче 2019 елда биредә яңа мәдәният учагы калкып чыгачагына ышандырды.
Республика җитәкчесе Лагыр авылындагы коррекцион мәктәптә дә булды. Директор вазыйфасын вакытлыча башкаручы Әлфия Нурмөхәммәтова билгеләвенчә, бүген биредә 55 бала яши. Алар 9нчы сыйныфка кадәр белем ала, аннары укуын махсус белем бирү йортларында дәвам итә. Укытучы һәм тәрбияче-ләрдән тыш, биредә психолог, логопед, социаль педагоглар да эшли. Балаларга уку һәм яшәү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган.
Район үзәгендә Радий Фәрит улы Малояз үзәк дәваханәсен дә карады. Биредә районда беренче тапкыр “Ачык регистратура” системасы кертелгән. Аның ярдәмендә авыруларны йөртү һәм дәваханәгә уңай-лы шартларда китерү булдырылган.
Баш табиб Нургали Бикбулатов биредә табибларга кытлык булмавы һәм аларның квалифкацияле булуы башка өлкәләрдән килүче авыруларны кабул итәргә дә мөмкинлек бирүен ассызыклады. Әмма хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Дәваханәгә капиталь ремонт таләп ителә. Радий Фәрит улы аны уртак финанслау тәртибендә үткәрергә кирәклеген билгеләде.