Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 ноябрь 2018, 12:23

Күрсәткән эш нәтиҗәләре өчен - "Нива" автомобиле!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәчетле районына сәфәре барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Радий Фәрит улы хокук сакчылары белән аралашты.
Полиция хезмәткәрләре аңа биредә эш автомобиле җитешмәвен белдерде. Радий Хәбиров полиция майоры Рөстәм Хисамовка күрсәткән яхшы эш нәтиҗәләре өчен "Нива" автомобиле тапшырылачагын белдерде.


Читайте нас: