Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 ноябрь 2018, 12:20

Дәваханәне төзеп бетерергә!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәчетле районына эш сәфәре барышында төзелә башлаган район дәваханәсен карады.

2005 елда биредә төзелеш эшләре туктатылган, аны тәмамлау өчен 110 миллион сум акча таләп ителә.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, бинага тиешенчә тикшерү үткәреп, төзелешне дәвам итәргә кирәклеген белдерде. Аны максатлы инвестицион программага кертеп, 2020 елга төзеп бетерү бурычы куйды.
Дәваханә табиблары Радий Фәрит улына төрле профильле 14 белгеч җитешмәве турында әйтте. Шушы районда туып үскән һәм максатлы юллама буенча бүген медицина юнәлешендә белем алучы студентлар да, укуларын тәмамлагач, еш кына башка төбәккә эшкә китәләр. Радий Хәбиров әлеге мәсьәләләрне контрольгә алачагын белдерде.


Читайте нас: