Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 ноябрь 2018, 12:22

"Авыл фельдшерларына һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк!"

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәчетле районының Түбән Бобин авылы фельдшер-акушерлык пунктында булды.

Ул балалар бакчасы бинасында урнашкан. ФАП мөдире Марат Сәлмәев гаиләсе белән ике ел ярым элек Ырынбурдан күчеп килгән. "Авыл табибы" программасы буенча аларны торак белән тәэмин иткәннәр.
- Авыл фельдшерлары - медицинаның нигезе. Марат кебек белгечләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк, - диде Радий Фәрит улы һәм авылда модульле ФАП төзү кирәклеген игътибарга алды.
Әлеге фельдшер-акушерлык үзәге 600 кешене хезмәтләндерә. Шуның 163е - балалар.


Читайте нас: