Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 ноябрь 2018, 14:22

Уфа Казаннан өйрәнә

Башкортстан парламенты делегациясе халыкка транспорт хезмәте күрсәтү тәҗрибәсен өйрәнү өчен Казанга барды.

Башкортстан парламенты делегациясе халыкка транспорт хезмәте күрсәтү тәҗрибәсен өйрәнү өчен Казанга барды.


Алар автобуслар хәрәкәтенең ничек оештырылуын, тарифлар көйләүне өйрәнгән, Казанның берничә транспорт предприятиесендә булган, хезмәт шартлары белән танышкан.
Легаль булмаган автобусчылар проблемасы заманында Казанны да интектерә. Хәлне көйләү максатында анда, тиешле акча бүлеп, оештыру-хокукый нигез булдыралар. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген Казанда законсыз автобус йөртүчеләр юк.
Уфада да шушы тәҗрибә кулланылачак. Әле башкалада тиешле документ әзерләнә. Парковкаларны төзекләндерү, бөкеләр булмасын өчен тукталышларны юл чатларыннан ераккарак урнаштыру, электрон табло кую кебек эшләр башкарылырга тиеш.
Киләсе елда бу өлкәдә хәлләр яхшырачак, дип ышандыра депутатлар.
Читайте нас: