Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 ноябрь 2018, 17:04

Иртәгә җылы киенегез!

Республикага арктик һава агымы килә.

Республикага арктик һава агымы килә.


Синоптиклар республикада һава температурасының минус 21 градуска кадәр түбәнәюе турында кисәтә.
9 ноябрьдә яисә иртәгә республикага салкын һава агымы килеп керәчәк. Төнлә температура 10-15 градуска кадәр түбәнәя, ә кайбер урыннарда минус 21 градус булуы көтелә.
Көндез -5,-10, аерым районнарда -15 градус булуы көтелә. Урыны белән кар явачак, бозлавык булачак.
Иртәгә җылы киенегез, иптәшләр!
Читайте нас: