Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 ноябрь 2018, 16:49

Хәлне ачыклау өчен — 24 сәгать вакыт!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чиновниклар башбаштаклыгын җитди тәнкыйть утына тотканнан соң гражданнар мөрәҗәгатьләре яшен тизлегендә тикшерелә башлады. Моңа кадәр дәүләт структураларына мөрәҗәгать иткәннәр белә, хатларның язмышы ешрак “отписка” белән тәмамлана иде. Җавапта “без бу мөрәҗәгатьне фәлән органга юлладык”, яки “алдагы ел планына кертергә тырышырбыз” кебек юллар була иде. Хәзер хәл бөтенләй башка.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чиновниклар башбаштаклыгын җитди тәнкыйть утына тотканнан соң гражданнар мөрәҗәгатьләре яшен тизлегендә тикшерелә башлады.


Моңа кадәр дәүләт структураларына мөрәҗәгать иткәннәр белә, хатларның язмышы ешрак “отписка” белән тәмамлана иде. Җавапта “без бу мөрәҗәгатьне фәлән органга юлладык”, яки “алдагы ел планына кертергә тырышырбыз” кебек юллар була иде. Хәзер хәл бөтенләй башка.


Бүген гражданнарның мөрәҗә­гатьләре тиешле урынга яшен тизле­гендә барып җитәргә һәм куел­ган мәсьәлә 24 сәгать эчендә хәл ителергә мөмкин.
Шуңа ачык мисал китерәбез. “Кызыл таң” сайтында “Уфада популяр автобус маршрутлары туктатылды. Озаккамы?” язмасы пәйда булгач, без аны “В Контакте” челтә­рендәге “Кызыл таң” төрке­менә элдек. Анда бу мәкаләгә кагылышлы фикер алышулар башланды. Лилия Вахитова исемле укучыбыз Уфадан Михайловкага 280, 284нче автобус­ларның йөр­мәве сәбәпле, халыкның эшкә соңга калу мәсьә­ләсен күтәрде. Аңа Илина Ергизова да кушылды. Бу 5 ноябрьдә 12 сәгать 53 минутта булды.
Белүбезчә, ул – ял көне. Шуңа карамастан без аның мөрәҗә­гатен “Башавтотранс” предприятиесенә юллауны үтенеп, республика Башлыгының махсус хезмә­тенә мөрәҗәгать иттек. 17 сәгатьткә Михайловка, аның янындагы Алексеевка, Дмитриевка, Шәмьяк авылларына “Башавтотранс”тан өстә­мә автобуслар йөриячәге, аларның графигы турында җавап алдык. Аны безгә “Башавтотранс” җәм­гыятенең пассажирлар йөртү бүлеге начальнигы урынбасары Татьяна Зубенко җиткер-де. Шулай итеп, 6 ноябрьдән 107нче Михайловка-Суровка-”Озерки” маршруты буенча 3 автобус,
108нче Михайловка-Лесхоз мар-шруты буенча 5 автобус,
109нчы Уфа-Шәмьяк маршруты буенча Дмитриевка поселогы аша 2 автобус,
115нче Уфа-Алексеевка маршруты буенча 4 автобус йөри башлады.
06.30-9.00 сәгатьләрдә, 17.30-19.00 сәгатьләрдә автобуслар арасында интервал 15 минут тәшкил итә.
Әлеге мәсьәләләргә кагылышлы сораулар өчен “кайнар линия” телефоны — 88002222347.
Әгәр үзегез яшәгән төбәктә халык-ның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы сорауларыгыз бар икән, “Кызыл таң” гәзитенә мөрәҗәгать итегез. Моның өчен “В Контакте”, “Одноклассники” челтәрендәге “Кызыл таң” төр­кеменә кушылырга кирәк. Нәкъ безнең төр-кемдә торучы Лилия Вахитова кебек. Аның автобусларга кагылышлы соравы берничә сәгатьтә хәл ителгән кебек, сезнең тарафтан килгән бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмаячак.
Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: