Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 ноябрь 2018, 17:56

Башкорт балының абруен яклау системасы булдырылачак

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахмановка башкорт балының абруен яклау системасын булдыруны йөкләтте.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахмановка башкорт балының абруен яклау системасын булдыруны йөкләтте.
Моның сәбәбе - интернетта Красноярскида сатылучы башкорт балының иң начары булып танылуы һәм бик күп күрсәткечләр буенча сыйфаты түбән булуы турында мәгълүмат таралу.
Красноярск стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар төбәк үзәге төзегән рейтинг буенча, Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү үзәгендә җитештерелгән башкорт балы Русия төбәкләрендә җитештерелгән бал үрнәкләре арасында соңгы, 13нче урын алган. Бу мәгълүмат үзәкнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү үзәге генеральный директоры Әмир Ишемгулов учреждение әлеге төбәккә бал озатмый, элекке елларда нәкъ шушында "Башкорт балы" дип аталган контрафакт товар сатылды, дип раслый. Аның сүзләренчә, мондый усал сәясәт 2021 елда Уфада Апимондия конгрессы үтүгә бәйле һәм башкорт балының югары сыйфатын каралту өчен эшләнә. Учреждение эшлекле абруен яклау максатында Красноярск краеның дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәген Арбитраж судка биргән.
Илшат Фазрахманов башкорт балының сыйфатын түбәнәйтеп күрсәтү очракларына бәйле рәвештә, республикада төбәкнең төп брендының абруен яклау системасын булдырачак, дип белдерде.
Читайте нас: