Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 октябрь 2018, 13:35

Шифаханәләр заманча булырга тиеш

Көн үзәгендә - халык сәламәтлеге.

"Талкас" шифаханәсе Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров игътибарыннан читтә калмады.
Соңгы елларда шифаханәгә 47,5 миллион сум акча җәлеп ителде. Шифаханәнең матди базасы яңартылды, корпусларында һәм җәйге өйләрендә төзекләндерү эшләре башкарылды.
- Кирәкле урынга акча җәлеп итү эш урыннары барлыкка китерүгә дә булышлык итә. Ә бу, үз чиратында, районның бюджетын салымнар белән тулыландыруга булышачак, - диде ул.
Читайте нас: