Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 октябрь 2018, 13:35

"Җитәкчеләрдән гадел булуны таләп итәчәкмен!"

Акъяр халкы Радий Хәбировка үзләрен борчыган мәсьәләләрен белдерде.

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хәйбулла районында булды. Ул Акъярдагы район дәваханәсен карады.
Радий Фәрит улы Мәдәният сарае алдында халык белән аралашты.
Урындагы халык эш урыннары җитмәүгә, эчәр суга кытлык булуга һәм юл төзелешендәге мәсьәләләргә игътибар юнәлтте. Мәдәният сараен ремотлауны да тәмамлауны якын киләчәктә хәл итәргә кирәк.
- Мин һәркем гадел мохиттә яшәүне булдыруга көч салачакмын. Үзем сезнең белән гадел булачакмын, Башка җитәкчеләрдән дә шуны таләп итәчәкмен, - диде ул.
Читайте нас: