Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 октябрь 2018, 13:32

Айгүзәл Уфага барачак!

Радий Хәбироа социаль приютта тәрбияләнүче балалар белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Зианчура районында балалар өчен социаль приютта да булды.
Исәнгол авылындагы приютта бүген Зианчура һәм Зилаер районнарыннан 23 бала тәрбияләнә.
Радий Фәрит улы анда тәрбияләнүче 12 яшьлек Айгүзәл Азнабаеваны Уфага кунакка чакырды. Айгүзәл шигырьләр яза һәм күптән түгел иҗади конкурста җиңү яулаган.
- Киләчәктә мунча төзергә уйлыйбыз. Бинага капиталь ремонт кирәк. Радий Фәрит улы бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәчәген белдерде, - ди социаль приют җитәкчесе Лилия Әлмөхәммәтова.
Читайте нас: