Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 17:21

“Уфа” аэропортына исем сайлауда катнаш!

22-28 октябрьдә проектның икенче этабы үтә. Әлеге этапта халыкка исемлеккә кермәгән шәхесләрне тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә.

Мәгълүм булуынча, Русия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы “Русиянең бөек исемнәре” проектына старт бирде. Әлеге проект илнең халыкара 45 аэропортына, шул исәптән “Уфа” аэропортына да, тарихта тирән эз калдырган, Ватанны дөнья күләмендә данлаган бөек шәхесләрнең исемен бирү максаты белән оештырылды.
Башкортстанда әлеге башлангычны гамәлгә ашыру төбәк Иҗтимагый палатасына йөкләтелде. Алар республика халкының тәкъдимнәрен туры линия һәм электрон почта аша кабул итеп, “түгәрәк өстәл” артында иң күп тавыш җыйган 10 шәхеснең исемен раслады. Бу исемлеккә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, милли батыр Салават Юлаев, халык шагыйре Мостай Кәрим, язучы Сергей Аксаков, балет артисты Рудольф Нуриев, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов, опера җырчысы Федор Шаляпин, Советлар Союзы Герое Александр Матросов, рәссам Михаил Нестеров, язучы, журналист Сергей Довлатов керде.
18 октябрьдә әлеге исемлек Русия Иҗтимагый палатасына җибәрелде һәм великиеимена.рф. порталына урнаштырылды.
22-28 октябрьдә проектның икенче этабы үтә. Әлеге этапта халыкка исемлеккә кермәгән шәхесләрне тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә. Үз вариантыңны великиеимена.рф. сайтына кереп калдырырга кирәк. Әлеге исемне тәкъдим итүчеләр 500дән ким булмаган очракта, ул төбәк исемлегенә керәчәк.
“Уфа” аэропортының кайсы шәхеснең исемен йөртәчәге 5 декабрьдә билгеле булачак. Ә әлегә ил тарихында булган мөһим вакыйгага һәркем кушыла, порталда тавыш бирә ала.
Республика тарихындагы мөһим чарадан читтә калмыйк, гәзит укучылар!
Читайте нас: