Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 17:22

"Сезне республикада яшәүчеләргә хезмәт итү берләштерергә тиеш"

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышы үтте. Анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

- Күптән түгел генә депутатлар белән очрашу үткәрдек. Безнең парламент җәмгыятьтәге үзгәрешләргә ярашырга тиеш. Бу социаль мәсьәләләргә дә, икътисадка да кагыла. Законнар чыгарудан тыш, сезнең республикадагы үзгәрешләрне алдан күзаллый алуыгызга ышанам.
Дәүләт җыелышының алтынчы чакырылыш депутатлары төрле сәяси партияләрне берләштерә. Бу гражданнарның тавышын ишетү өчен уңайлы. Халык сезне сайлаган икән, димәк, алар сезгә, тәҗрибәгезгә ышана. Сез халыкның мәнфәгатьләрен якларга тиеш.
Сезгә халык белән тыгыз элемтәдә булу мотлак. Бу җәһәттән, сезгә электрон кабул итүне оештыру урынлы булыр, дип уйлыйм. Халыкны нәрсә борчыганын, кайсы өлкәдәге мәсьәләләр тиз арада хәл итүне таләп итүен аңлау өчен уңышлы булачак, - диде ул.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев үзенең чыгышында депутатларның социаль челтәрләрдә халык белән аралашуының нәтиҗәлелеген ассызыклады һәм башка үзгәрешләр турында сөйләде.
Утырышта 30га якын закон проекты тикшерелде. Анда үзидарәгә, муниципаль районнар һәм шәһәр биләмәләре бюджетына кагылышлы һәм башка закон проектлары каралды.
Читайте нас: