Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 17:24

Русия конфессияара татулык үрнәге күрсәтә!

Уфада Үзәк диния нәзарәте оештырылуга 230 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелыш үтте.Русия мөселманнарын әлеге юбилей белән республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров котлады һәм бу вакыйганың илебезнең иҗтимагый һәм рухи тормышындагы мөһимлеген ассызыклады.

– Русия – христиан һәм Ислам, башка традицион диннәрне берләштереп, төрле конфессияләр вәкилләренең бер дәүләттә дус, тату яшәвен үз үрнәгендә бөтен дөньяга күрсәтүче ил. 1788 елда Уфада мөселманнар берләшмәсе оеш­тырылу исә илдә Ислам диненең үсешенә зур йогынты ясады һәм безнең дәүләтнең күп­милләтле һәм күпкон­фессияле булуын танытты.
Русиянең Үзәк диния нәзарәте бүген 22 төбәк диния нәзарәтен һәм мөселманнарның 2 меңгә якын җәмгыятен берләштерә. Ислам дине гореф-гадәтләребезне саклауга, яшьләргә әхлакый тәрбия бирүгә һәм җәмгыятьтә гаилә төшен­чәсенең әһәмиятен арттыруга зур өлеш кертә, – диде чыгышында Радий Фәрит улы.
Шулай ук Радий Хәбиров Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинне 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аның эшчәнлегенә югары бәһа бирде.
Русия конфессияара татулык үрнәге күрсәтә!Чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның котлау хаты да яңгыратылды.
“Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте гасырлар дәвамында илдәге мөсел­маннарны берләштерүче символ булды. Шулай ук ул төрле төбәкләрдә имамнарның тырышлыгы нәтиҗәсендә тынычлыкны, татулыкны саклауга зур йогынты ясады. Мөселман мәдәнияте халыкның рухи үсешенә өлеш кертеп кенә калмыйча, башка дини оешмалар белән диалог алып баруга да булышлык итә.
Бүген Үзәк диния нәзарәте дини тәгълиматка юнәлтелгән мәктәпләрне тергезүдә, Ислам нигезен тирәнтен өйрәнүдә, гомумән, мөселманнарның белемен арттыруда актив катнаша. Монда 40 елга якын шушы юнәлештә хезмәт салучы Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең хезмәте бик зур. Киләчәктә дә Диния нәзарәтенең Русия мөселманнары үсешенә зур өлеш кертәчәгенә ышанам”, диелә анда.
Русиянең Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин чыгышында Ислам диненең илдә таралуына һәм бүген җәмгыятьтә тоткан урынына аерым тукталды.
– Үткәннәргә әйләнеп карасак, Ислам диненең илдә зур үсеш алуы турында әйтә алабыз. Бу җәһәттән дин таралуның гына түгел, конфессияара һәм милләтара дуслыкның формалашуы шаһитлары булуыбызны да аңлыйбыз. Үзәк диния нәзарәтенең төп максаты – Коръән буенча Ислам кануннарын саклап калу. Шул ук вакытта, балаларга һәм яшьләргә рухи, әхлакый тәрбия бирү дә үзәк урында тора.
Без экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы да зур көрәш алып барабыз, – диде ул чыгышында.
Тантаналы чарада Төркия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Мисыр, Иордания, Марокко, Тунис, Сирия, Һиндстаннан килгән кунаклар чыгыш ясады. Башка дин вәкилләренең мөселманнарны бу бәйрәм белән котлавы чарага тагы да ямь өстәде.
Читайте нас: