Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 17:40

Республиканың яшьтәше белән горурланам!

Башкортстан өчен юбилейлы елда аның яшьтәше булган һәм төбәк үсешенә, чәчәк атуына зур өлеш керткән кешеләр турында язуны кирәк дип саныйбыз.

Республиканың 100 еллыгын һәм комсомол юбилеен бәйрәм итү кысаларында районның комсомол ветераннары советы вәкилләре А.М.Зәйнуллина һәм В.Х.Фәрхетдинова Чишмә районына барып, анда яшәүче данлы якташыбыз Гайният Галимулла улы Галиәкбәров белән очрашты. Былтыр район гәзите журналистлары аның 100 яшьлек юбилее уңаеннан күләмле мәкалә бастырган иде. Быел җәй акасакал гомеренең икенче гасырына аяк басты.

Һәр яклап уникаль бу кеше, Яңа Сынташта туып үскән гади авыл егете зур уңышларга ирешкән: ВЛКСМның Благовар районы комитеты (1964-1950 еллар), аннан соң КПССның район комитеты беренче секретаре (1953-1962), Чишмә район Советы башкарма комитеты, КПССның район комитеты рәисе (1962-1978), БАССР Югары Советының 7, 8, 9 чакырылыш депутаты, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Хезмәт Кызыл Байрак ордены, “Мактау билгесе”, “Японияне җиңгән өчен” медале, 1945 елның 23 августында И.В.Сталинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Гайният Галиәкбәр улы шәхси мәнфәгатьләрен һәм данны һәрвакыт икенче планга куя, гел кешеләр өчен янып-көеп яши, ифрат тыйнак, әле дә үзе җитәкчелек иткән еллардан калган күпфатирлы йортта яши.

Әтием Хәсән Нәбиулла улы Фәрхетдинов сүзләре буенча, Гайният абый кечкенәдән шаян, изге күңелле, шук, гадел малай булып үсә, һәрвакыт үзеннән кечеләрне яклый, диңгез турында хыяллана. Һәм ул бу хыялын тормышка ашыра! Уфада ФЗО, Пермь елга техникумын тәмамлый һәм Вятка елга параходчылыгында диспетчер булып эшли башлый. Әмма сугыш бөтен планнарны челпәрәмә китерә. 4 ел дәвамында Ерак Көнчыгышта япон милитаристлары белән сугыша, югары нәтиҗәләргә ирешә.

Өлкән яшьтә убулына карамастан, ветеран көр күңелле, көч-куәте ташып тора, сәламәтлеге яхшы. Иртә саен зарядка ясый, көн дә җәяү йөрергә тырыша, кулыннан килгән кадәр районның иҗтимагый тормышында катнаша. Галиәкбәров — Чишмә районының Мактаулы гражданы.

Ул болай ди: “Табиблар сезгә нибары 20% кына ярдәм итә ала, калганын кеше үзе хәстәрләргә тиеш”. Ул өч балага гомер бүләк иткән, әле 4 оныгы, 7 туруны бар, барысы да Галиәкбәровлар нәселен лаеклы дәвам итә.

Ветеранның хәтере сокланырлык, яңалыкларны күзәтеп бара, һәрвакыт туган Благовар районы турында кызыксынып яши, уңышларына сөенә. Мин зурәтием Гайният абыйга аның соклангыч кешелек сыйфатлары өчен рәхмәтлемен, һәрвакыт әтиләрчә җылысын, хәстәрлеген, авыр минутларда ярдәмен тоеп яшим. Эшсөярлегенә, оптимист булуына, тормышны яратуына сокланам. Гайняит Галиәкбәров — чын-чынлап республикабыз горурлыгы!

Вилә Фәрхетдинова,

Языково авылы.
Читайте нас: