Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 17:30

Радий Хәбиров Швейцария Илчесе белән очрашты

Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Швейцариянең Русия Федерациясендә Тулы вәкаләтле Илчесе Ив Россье белән очрашты.

Яклар сәнәгать, сәүдә-иктисади һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.
- Безнең илләр арасында дустанә, партнерлык мөнәсәбәтләре саклана. Башкортстан бу хезмәттәшлекне арытаба үстерүгә үз өлешен кертергә әзер, - диде Радий Хәбиров.
Былтыр Башкортстан белән Швейцария арасында товар әйләнеше 14 процентка кыскарган һәм 15 миллион доллар тәшкил иткән. Якын вакытта аны арттыру күздә тотыла.
"Без мәдәният, мәгариф, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер", - диде Радий Фәрит улы.
Швейцариянең Русиядәге Илчесе аны яңа вазыйфага тәгаенләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде. Ул, делегациянең төп максаты - инвестицион хезмәттәшлекне үстерү, дип билгеләде.
Читайте нас: