Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 17:28

Лидер нинди булырга тиеш?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Русия лидерлары” Бөтенрусия идарә конкурсында 2017-18 елларда Башкортстан исеменнән катнашып, ярымфиналга чыгучылар белән очрашты.

– Әлеге конкурс, минем карашка, Русия Президенты Хакимиятенең иң кызыклы проектларының берсе, – диде республика җитәкчесе. – Ул нигездән уйланылган, лидерларны ачыклау, аларны өйрәтүгә һәм тәгаен урыннарга билгеләүгә юнәлтелгән. Проектның авторы һәм башкаручысы Президент Хакимияте Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко. Аның мондый гыйбарәсе бар иде: “Дөрес кеше дөрес урында барлык мәсьәләләрне дә хәл итә ала”. Бу чыннан да шулай.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, ярымфиналчылар саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округында иң яхшы биш төбәк арасына керә. Төбәк җитәкчесе конкурста катнашучыларга актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм аларның һәрберсенең республика власть органнары өчен перспективалы кадр булуын билгеләде.
Җитәкченең төп сыйфатлары нинди булырга тиеш дигәндә, Радий Хәбиров, беренче чиратта, намуслылык һәм профессионализм сыйфатларын атады.
Конкурста катнашучылар республика җитәкчесенә үзләренең хезмәт һәм җәмәгать эшчәнлеге турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Читайте нас: