Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 17:46

Кызыл йолдыз Срур әбине көтә

Колач җитмәс Туган илебез куенында сыенышып утырган кечкенә авылларның әһәмияте һәм кадере еллар аша үзен ныграк сиздерә. Бөтен үзгәртеп коруларга һәм реформаларга карамастан, бу могҗиза һаман саклана, җәйгелеккә анда яшьләр кайта, әле һаман кешеләр бригадаларда һәм хуҗалык бүлекчәләрендә тырыш хезмәт күрсәтә.

Узыбаш авылы калку урында, тирә-ягы урманнар белән уратып алынган матур җирдә урнашкан. Мөгаен, шуның өчен кешеләре дә биредә югары рухлы, хис-тойгылы, кайгылы чакларында да, бәхетле мизгелләрендә дә җыр-моңнан аерылмый. Мәкаләбез герое Ногыманова Срур апа озын көйләр башкарырга ярата. Әнисе Гөлсиян апа ничек җырлаган, ул да нәкъ шулай моңлана...

Юбилярны 90 яше белән котларга район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов килде һәм РФ Президенты исеменнән котлау хаты, чәй сервизы тапшырды.

Бакалы районында туып үскән Срур әбинең язмышына сынауларга, бер урыннан икенчесенә күчеп йөрүләргә, җирдә авыр эшкә бай гомер язылган. Сугышка кадәр Срур Сабит кызы — Хабаров, аннан соң Алтай краенда була. Хабаровскка Салиховлар гаиләсе акча эшләү максатында китә. Әгәр 1941 елда гаилә башлыгын фронтка алмаган булсалар, язмышлары ничек булыры билгесез. Ул вакытта өч бала белән калган әниләре ай буе товар поездында Уфага кайта. Уртанчы кызына ул чакта 13 яшь була. 4 елдан соң сугыштан әтиләре яраланып кайта, әмма солдатларны ул елларда туган җире колач җәеп каршы алмый: тирә-якта ачлык һәм ялангачлык. Һәм шуннан гаилә шәһәргә чыгып китә, бу юлы якынракка — Туймазыга. Срур “Заготзерно”га эшкә урнаша, биредә ул иген төялгән капчыклар ташый. Эш урынында Хәләф Ногыманов белән таныша, артабан язмышлары аларның чәчләрен чәчкә бәйли.

Хәләф Уфада бер заводта эшләгән вакытта бер мәлне йөрәге әрнеп хатынына болай ди: “Азык-төлек төялгән сумкаларны ташып йөрисем, шәһәр ыгы-зыгысында яшисем килми, әйдә, авылга күченәбез”. Һәм 1956 елда алар безнең районга, төгәлрәге, Узыбаш авылына килеп төпләнә. Әмма биредә аларны берседә көтми, үзләренең почмагы да булмый, тәүдә гаилә башлыгының абыйсында яшиләр, артабан кечкенә йортка күчәләр. Шуңа Хәләф Фәткелбаян улы язмышын сынап, республикадан китәргә карар итә. Алтайда аның хезмәте кадерле була, торак бирәләр, эшкә керә. Әмма өч елдан соң Срур Сабит кызы туган якларын, туган телен, җыр-моңнарын сагына башлый, һәм гаилә янә кире әйләнеп кайта. Хуҗалыкка эшкә урнашалар, Хәләф абый озак еллар көтүче, Срур апа төрле эшләрдә эшли. Йорт салып керәләр, өч балага гомер бүләк итәләр. Срур Сабит кызы, ындыр табагында эшләгәндә каты авырып китә, хәтта сул аягын кисәргә туры килә. Шуңа карамастан, ул 35 яшендә кече кызы Фәйрүзәгә гомер бүләк итә, өй эшләрен башкарырга, барысына да өлгерергә тырыша, хәтта иренә печән әзерләшергә дә ярдәм итә.

Срур апа оптимист, көчле рухлы, юморга бай булуы белән аерылып тора. Шулай итеп алар матур гомер кичерә, байлык артыннан кумый, тыйнак, эшсөяр булалар, гаилә башлыгы яраткан шөгыле — умартачылык белән шөгыльләнә, тик якты дөньядан иртә китә...

Балалары Флюза, Хәнәфи һәм Фәйрүзә һөнәр алып, гаилә корып, тормышта үз урыннарын тапканнар. Срур Сабит кызы балаларының һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши, кече кызы Фәйрүзә Хәләф кызы һәм кияве Даян Мөнир улы һәрвакыт аның янында. Эш сменасыннан соң ул һәр 4 көн саен Узыбашка кайта, биредә алар кош-корт асрый, шәһәр мәшәкатеннән ял итә, туган якларының матурлыгына сокланып җиләген, гөмбәсен җыя. Аннан соң әниләрен тәмле ризыклар белән сыйлый, аның яшьлек еллары турында истьәлекләрен тыңлый. Газиз әниләренең моңлы тавышы һәм киңәшләре шәхси кайгыларын — өлкән уллары Вадимның вакытсыз якты дөньядан китү хәсрәтен киметкәндәй итә...

Кышкылыкка барысы да шәһәргә китә, Срур апа, әлбәттә, мондый күченүгә бик риза түгел, моны вакытлыча күренеш дип кабул итеп үзен юата. Ә язын ул диварына ире, бәхетле яшьлек елларын искә төшереп торучы кызыл йолдыз эленгән туган йортының ишекләрен ача...

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: