Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 17:29

Ике атна вакыт бирәм!

Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров алданган дольщиклар проблемалары буенча киңәшмә үткәрде. Анда катнашучылар проблемалы төзелешләр белән килеп туган хәл турында фикер алышты, дольщиклар хокукларын тергезү юлларын эзләде.

Радий Хәбиров ике атна эчендә һәр объект буенча алып барылган эшнең график планын әзерләү, ә ай ярымнан соң финанс схемаларын раслау бурычын куйды.
Төбәк җитәкчесе, бу процесста хокук саклаучылар да катнашырга һәм төзүчеләр гамәлләренең законлылыгын өйрәнергә тиеш, дип белдерде.
Ул бу хәлне шәхси контролендә тотачагын ассызыклады.
Читайте нас: