Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 17:33

Авыл хуҗалыгында эшләү — табышлы һәм абруйлы

Соңгы елларда гадәткә кергәнчә, “Башкир-агроинвест” ҖЧҖнең Благовар подразделениесе чөгендер басуларына бару өчен тәүдә күрше Бүздәк районына барырга һәм Дмитриевка авылы аша үтәргә кирәк. Биредә КамАЗларга төялеп, Чишмә шикәр заводына “китүне” көтеп яткан тау-тау чөгендер өемнәренә тап буласың.

Без килгәндә (бер атналап элек) уңыш җыеп алынган дияргә мөмкин иде, эш соңгы 156 гектар басуда бара, чөгендер казу комплекслары күрше Сынны басуларына күчәргә тиеш иде. Культура уңышы гектарыннан 300 ц. тәшкил итә, һәм, агроном сүзләре буенча, әлеге дәрәҗәдә иртә чәчү, вакытында дым каплату кебек агротехнологияләр куллану аркасында уңышны шушы дәрәҗәдә саклап калганнар. Чөгендер казуда чит илдә эшләнгән алты комбайн җәлеп ителгән, татлы тамыр җыюда катнашучылар оешкан төстә һәм дустанә атмосферада тәүлек әйләнәсенә, ике сменада эшли. Әлбәттә, механизаторларга эшләү өчен стимул бар, чөнки хезмәт хакы эш нәтиҗәсенә бәйле. Дмитрий Шевченко һәм Айдар Исхаков эшкә тон бирә. Дмитрий Васильевич предприятиедә сигезенче ел эшли, быел үзенә күрә рекорд куйган — “Башкир-агроинвест” компаниясендә республикада беренче булган. Ул үрнәкле гаилә башлыгы, хатыны Диана белән өч ул тәрбиялиләр, кечесе Арсенийга нибары өч ай. Шуңа әти кеше ишле гаиләне төп туендыручы һәм үсеп килүче уллары өчен тырышлык, эшсөярлек үрнәге.

Айдар Фәнил улының өлкән улы Рөстәм ярдәмче дә, хезмәттәш тә. Егет Уфа ягулык-энергетика колледжын, соңыннан тракторчылар курсын тәмамлаган һәм менә икенче сезон инде әтисе белән бергә эшли. Димәк, авыл хуҗалыгында эшләү ягулык-энергетика өлкәсендә эшләү кебек үк табышлы һәм абруйлы. Без килгән көнне Рөстәм төнге сменадан соң ял итә, ә әтисе көндезге сменага эшкә чыккан иде.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: