Әйтергә кирәк, без, гадәттә, ягулыкка бәяләр арткан саен нефть компанияләрен гаеплибез. Алар һәрчак кесә калынайтырга омтыла, халык турында уйламый, дибез. Асылда, хаклар үсүнең берничә принципиаль икътисади сәбәбе бар, дөресрәге, ул дәүләтнең салымнар сәясәтенә бәйле. Мәсәлән, 2017 ел ахырында ук ягулыкның шактый кыйммәтләнәчәге билгеле булды. Эш шунда, алдан хәбәр ителгәнчә, 2018 елдан Хөкүмәт ягулык бәясендәге һәр 50 тиенне Кырым, Калининград өлкәсе һәм Ерак Көнчыгышта инфраструктура проектларын финанслауга тотыну турында карар кабул иткән иде. Шулай ук акцизларны ел дәвамында ике тапкыр (гыйнварда һәм июльдә) күтәрү планлаштырылды. Монда шундый ачыклык кертергә кирәк, ягулык бәясенең 60 процентын салымнар (НДПИ, НДС) һәм акциз (зиннәтле яки беренчел саналмаган аерым төр товарлардан алына торган салым төре. Аракы, тәмәке, бензин шундый исемлеккә керә) тәшкил итә. Ягъни, бу дәүләт кесәсенә турыдан-туры керә торган өлеш. Шуңа күрә нефть компанияләре, табыш артыннан куып, хакларны арттыра дип уйлау дөреслеккә туры килеп бетми. Дәүләт тарафыннан салым басымы арткан саен, алар, ягъни нефть компанияләре, бәяләрне күтәрергә мәҗбүр.
Бензин бәясендә салымнар өлеше бүген якынча 60 процент, дидек. Шушы өлешне алып ташласак, АИ-92 бензинының үзкыйммәте 15-16 сум чамасы килеп чыга. Ягулык бәясендә һәр илдә дә шул кадәр салым бармы? Бар, әлбәттә. Кайдадыр күбрәк, кайдадыр азрак. Әйтик, АКШта бер литр бензин бәясендә салымнар өлеше — 19 процент. Безнең акчага күчереп исәпләгәндә, аларда ягулыкның литры 47 сум чамасы. Шушы чагыштыру илебез икътисадының, чыннан да, ягулык-энергетика комплексына, гадиләштереп әйткәндә, торбага бәйле булуын күрсәтеп тора. Тагын бер чагыштыруга тукталыйк. Ул да булса икмәк белән бензин хаклары нисбәте. Чит илләрнең күбесендә икмәк кыйммәтрәк тора. Бездә исә, киресенчә, бензин кыйммәтрәк. Өстәвенә, һава шартларына бәйле рәвештә, бездә иген игү — шактый авыр шөгыль. Ә ягулык чималы, кем әйтмешли, Ходай биргән бәрәкәт. Икътисади кануннар буенча күбрәк хезмәт салып һәм авырлык белән җитештерелгән һәр төр товар, шул исәптән икмәк, кыйммәтрәк булырга тиеш. Әгәр дә бәяләр нисбәте икмәк файдасына булса, “авыл хуҗалыгы төпсез мичкә кебек акчаны йота гына, авылга бюджеттан ярдәм кирәк, инвестицияләр салу таләп ителә”, дип сөйләмәсләр иде, икмәк үстергән акчага инфраструктураны да хәстәрләп булыр иде. Ягъни, авыл үз көнен үзе күрер иде.
2019 ел башыннан бер тонна бензин акцизы — 3 мең сумга, дизель ягулыгы акцизы 2 мең сумга артачак, дигән фаразлар бар. Мондый хак арту бензоколонкалардагы бәяләргә тәэсир итмәячәк, дип тә фаразлыйлар. Ләкин моңа ышану кыен. Чөнки нефть компаниясе акциз бәясен (үз чыгымын) каяндыр акча алып капларга тиеш бит. Ә акчаны ул халык кесәсеннән башка каян алсын?
Ышандыру, дигәннән. Үз вакытында, ягулыкка акциз арта башлаган чорда, кулланучыларга ягъни автомобильчеләргә җиңелрәк булсын өчен, транспорт салымын бетерү турында да сүзләр булган иде. Сүз булды, әмма салымны бетермәделәр. Эш шунда, мондый популистик сүзләрне Мәскәү чиновниклары әйтә. Транспорт салымы бетерелгәннән алар бернинди дә югалту күрми, чөнки бу төр салым төбәкләр бюджетларына керә һәм шуның исәбенә социаль программалар тормышка ашырыла, Президентның “май указлары” гамәлгә кертелә. Димәк, төбәкләр транспорт салымын бетерү яклы түгел.
Әйе, ирекле базар шартларында ягулык бәяләрен киңәшмә җыеп һәм кемгәдер бармак янап кына көйләп булмый. Бу өлкәдә, гомумән хуҗалык итүдә, комплекслы чараларны тормышка ашырырга, икътисадны төрләндерергә, стратегик үсеш программаларында билгеләнгән бурычларны эзмә-эзлекле гамәлгә куя барырга кирәк, ди белгечләр. Комплекслы чаралар дигәндә икътисади гына түгел, кайбер мөһим социаль һәм сәяси мәсьәләләр дә чишелергә тиеш. Шулай булмаса, җәмгыятьтә киеренкелек килеп туарга мөмкин.