Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 октябрь 2018, 18:13

Депутатлар, сайлаучыларыгыз белән активрак эшләгез!

Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтай җитәкчелеге һәм даими комитетлар рәисләре белән очрашты.

Ул депутатлар корпусы белән көйле һәм нәтиҗәле эшкә исәп тотуын белдерде.
— Дәүләт җыелышының абруен арытаба да ныгытырга кирәк, моның өчен депутатлар сайлаучылары белән активрак эшләргә, аларның проблемаларын башкарма власть органнарына җиткерергә тиеш, - диде Радий Хәбиров.
Ул депутатларны Хакимиятенең яңа җитәкчесе Александр Сидякин белән таныштырды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, парламентның яңа составы халык тормышы сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән законнар кабул итүне эшендәге төп юнәлеше итеп исәпли, дип белдерде. Депутатлар эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе — гражданнарны кабул итү һәм аларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү.
Ул, шулай ук, депутатларның социаль челтәрләрдә үз битләрен булдыруын һәм парламентның рәсми сайтында республика халкы федераль һәм республика законнарын яхшырту буенча тәкъдимнәрен җибәрә алган аерым бүлек булдырылуын билгеләде.
Әйтик, 15 ноябрьдә бюджет законнары проекты турында фикер алышулар булачак, анда теләгән һәр кеше катнаша алачак.
Читайте нас: