Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 октябрь 2018, 18:17

Дөрес кеше дөрес урында булса...

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров "Русия лидерлары" Бөтенрусия идарәчеләр конкурсының Башкортстаннан 2017-18 еллардагы ярымфиналчылары белән очрашты.

- "Русия лидерлары" конкурсы - минемчә, Русия Президенты Хакимиятенең иң кызыклы проектларының берсе, - диде республика җитәкчесе. - Ул төптән уйланылган, кешеләрне сайлап алуга, өйрәтүгә һәм тәгаен урыннарга билгеләүгә юнәлтелгән. Проектның авторы һәм башкаручысы Президент Хакимияте Җитәкчесе Сергей Кириенко булуын беләсез инде. Аның шундый сүзләре бар: "Дөрес кеше дөрес урында теләсә кайсы бурычны да башкара ала". Бу чыннан да шулай.
Радий Хабиров ярымфиналчылар саны буенча Башкортостанның Идел буе федераль округында беренче бишлектә булуын ассызыклады. Ул актив тормыш позициясендә торган өчен конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде, аларның һәркайсының республика власть органнары өчен кадрлар резервы булуын билгеләде.
Радий Хәбиров, аның фикеренчә, җитәкченең төп сыйфатлары нинди булырга тиешлеген әйтеп үтте. Алар исәбендә, иң элек, һөнәри осталык һәм намуслылык-әдәплелекне атады.
- Шушы сыйфатлар бергә туры килә икән, бу - идеаль кеше, - дип билгеләде республика башлыгы вазыйфасын башкаручы. - Кешенең үз фикере булуы да мөһим. Син дәүләт хезмәтендә булганда, бу катлаулы мәсьәлә, әлбәттә. Кешенең үз фикере булуы, аны сак кына һәм нәтиҗәле итеп җиткерә белүе - зур бәхет ул.
Конкурста катнашучылар эше һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләде, киләчәккә планнары белән бүлеште, дәүләт идарәсе системасына кушылырга әзерлеген белдерде.
Читайте нас: