Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 октябрь 2018, 18:12

"Бирешмә" - финалда!

"Башкортостан" телерадиокомпаниясе "Тамыр" каналының "Бирешмә!" дигән яшүсмерләр сериалы «ТЭФИ-регион-2018" Бөтенрусия телевизион конкурсында финалга чыкты. Сериал "Мәдәни-мәгърифәтчелек юнәлешендәге нәфис фильм" номинациясендә көмеш медаль яулады.

- Яшүсмерләр өчен төшерелгән беренче фильмның шундый мәртәбәле конкурста премия яулавы безнең өчен зур куаныч булды, - дип белдерде холдинг директоры Рөстәм Зарафетдинов һәм "Тамыр"лыларга арытаба да уңышлар теләде.
"Тамыр" студиясе җитәкчесе Гөлназ Колһарина әйтүенә караганда, " Бирешмә!" 60 финалист арасында милли телдәге бердәнбер фильм булган.
Исегезгә төшерәбез: 2017 елның 21 декабрендә зәңгәр экраннарга чыккан сериал, әти-әниләренең каршы булуына карамастан, тормышларын музыка белән бәйләргә җыенучы дүрт үсмер егет турында.
Әти-әниләре аларның бу хыяллары белән килешерме? Фильм нәрсә белән тәмамланыр? Боларны фильмны карагач кына белеп була.
Читайте нас: