Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2018, 11:24

Шәһәрләр төзек булырга тиеш!

Бәләбәйдә Радий Хәбиров "Уңайлы шәһәр мохите булдыру" федераль проекты кысаларында җәмәгать территорияләрен оештыру тәҗрибәсе белән танышты.

Шәһәр халкының ял итү урыннарының берсе Үзәк мәдәният сарае артында урнашкан. Анда җәяүлеләр юлы ремонтланган, эскәмияләр куелган, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килгән, территория төзекләндерелгән. Шушында ук өйләнешүчеләр өчен арт-объект төзеп куелган. Бүген бу - яшь аналарның, спортчыларның яраткан урыны.
Территорияне караганда Радий Хәбиров шәһәр халкы, шулай ук грек-рим көрәше секциясендә тәрбияләнүчеләр һәм тренерлар белән аралашты. Ул Уфада Көрәш йорты төзү планнары белән уртаклашты. Бу идея республика җитәкчесенең тренеры Александр Григорьев белән очрашуы вакытында туды.
Шәһәрләр төзек булырга тиеш!
Радий Хәбиров шәһәр буасы янында да булды. Аның тирә-ягы төзекләндерелгән. Буада балык үрчетәләр. Җәен парк янында сабантуйлар үтә, ә кышын ул "морж"ларның су коену урыны.
Читайте нас: