Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2018, 11:27

Ремонтны төгәлләргә вакыт!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Бәләбәй шәһәрендә булды. Ул анда социаль һәм инфраструктур объектларны карады. Муниципалитет җитәкчелеге белән территорияне үстерү мөмкинлекләрен тикшерде.

Ул, шулай ук, медицина учреждениеләрендә, аерым алганда, бала тудыру йортында һәм шәһәр дәваханәсендә булды.
Бала тудыру йортында башланган капиталь ремонт тәмамланмаган.
Дүрт катлы бина 1984 елда төзелгән. Республика бюджетыннан бүленгән акчага 2012-13 елларда тәрәзәләр, ишекләр, лифт алмаштырылган. Максатлы социаль программалар фонды исәбенә 2014 елда түбә, җилләтү системасы ремонтланган. Арытаба ремонт эшләре подрядчы тарафыннан сыйфатсыз башкарылган, шуңа күрә бина бүген дә сафка кертелмәгән.
Әлеге вакытта бала тудыру бүлекчәсе Приютово бистәсендә урнашкан, булачак аналарны Октябрьский, Уфа шәһәрләренә, шулай ук Бишбүләккә озаталар.
Радий Хәбиров дәваханә җитәкчелеге белән бинаны файдалануга тапшыру вакытын тикшерде. Бәләбәй үзәк район дәваханәсе баш табибы Рөстәм Ишмурзин сүзләренә караганда, бүген проект-смета документлары әзерләнә. Ел ахырына кадәр ул экпертиза үтәчәк. Апрельдә ремонт эшләрен башлау күзаллана. 2020 елның беренче кварталында бала тудыру йорты эшли башларга тиеш.
- Мин сезгә 2019 ел ахырына кадәр вакыт билгелим. - диде Радий Хәбиров. - Әйбәт подрядчылар табыгыз. Финанслау буенча йөкләмә бирәчәкмен.
Шулай ук, Радий Фәрит улы медицина кадрларына, җиһазларга ихтыяҗларны белеште, балалар йортына керде, шәһәр урамнарының, балаларның уен һәм спорт мәйданчыкларының төзеклеген һәм хәвефсезлеген тикшерде.
Читайте нас: