Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2018, 11:26

Радий Хәбиров балалар йортында булды

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Бәләбәйдәге балалар йортында булды.

Бу учреждение 1945 елда ачылган. Бүген анда 20 бала тәрбияләнә.
Радий Хәбиров балалар йорты эше белән танышты, азык-төлек блогында, бүлмәләрдә булды, шушында тәрбияләнүчеләр белән очрашты, яшәү шартлары турында сорашты. Балалар үзләренең уңышлары белән уртаклашты, дәрәҗәле кунакка үз куллары белән эшләнгән курчак бүләк итте.
Балалар учреждениесе ветераны, аның элекке директоры Әлфия Ларюхина белдерүенчә, әлеге бина 40 ел элек төзелгән һәм капиталь ремонт таләп итә.
Ул укучылары белән мактанып та алды. Бер укучылары, УДНТУны тәмамлап, шунда доцент булуга ирешкән. Тагын берсе Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын тәмамлап, бүген илебез башкаласында яши.
Радий Хәбиров районда ятим балаларга торак бирү мәсьәләсе белән кызыксынды. Район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев сүзләренә ярашлы, ел саен районда ятимнәргә 18 фатир бүленә. Алар өчен яңа уңайлы йортлар төзелә. Шулай да торакка чират һаман саклана әле.
Читайте нас: