Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2018, 11:25

Балалар бер сменада укырга тиеш!

Бәләбәй шәһәрендә Радий Хәбиров 8нче мәктәп мисалында республиканың белем бирү учреждениеләрендә икенче сменаны бетерү барышы белән танышты.

Мәктәп директоры Татьяна Имашева белдерүенчә, балалар күп булу сәбәпле, башлангыч сыйныфларны 550 урынлык яңа корпуста урнаштырырга карар ителгән. Ул 1978 елда төзелгән элекке һөнәрчелек училищесы бинасы нигезендә төзелгән. Республика бюджеты исәбенә уку корпусына һәм китапханә, ашханә, медпункт, актлар һәм спорт заллары урнашкан көнкүреш блогына капиталь ремонт эшләнгән.
Бүген барлык укучылар да бер сменада гына укый. Бер сыйныфта уртача алганда 25 бала белем ала.
Моннан тыш, бу карар район буенча икенче сменада укучылар санын 12,3 проценттан 8,9 процентка кадәр киметергә мөмкинлек биргән.
Республика җитәкчесе уку кабинетларын, спорт һәм актлар залларын карады, укучыларның хәвефсезлеге мәсьәләләре, шулай ук районның балалар бакчалары белән тәэмин ителеше турында фикер алышты.
Читайте нас: