Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2018, 11:23

Авылларда ФАПларны сакларга кирәк!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәфәре вакытында Благовар районының Мирный авылындагы фельдшер-акушерлык пункты эше белән танышты. Бүген бу учреждение бер меңгә якын кешене хезмәтләндерә, шуларның 218е - балалар. Аның мөдире Наталья Каталевич белән шәфкать туташы Рима Мөдәрисовага өлкәннәрне, балаларны, инвалидларны хезмәтләндерү бурычы йөкләтелгән.

Рима Мөдәрисова сүзләренә ярашлы, авылда фельдшерларга шәхси вакыты белән исәпләшмичә эшләргә туры килә. Эш күләме зур булуга карамастан, халык игътибарсыз калмый.
Кирәкле дарулар бар.
Моннан тыш, ашыгыч ярдәм яисә участок терапевтын чакыру мөмкинлеге дә бар, район үзәгенә кадәр нибары 15 чакрым.
Авылларда ФАПларны сакларга кирәк!
- Халыкны кабул итәбез, белешмәләр язабыз. Төштән соң участокта эшлибез, авырулар янына барабыз. Елына ике-өч тапкыр район дәваханәсе табиблары белән берлектә өлкәннәргә һәм балаларга диспансерлау үткәрәбез. Тар белгечләр чакырабыз,- диде Наталья Каталевич.
Төбәк җитәкчесе процедура, ашыгыч ярдәм кабинетларын карады, дарулар, җиһазлар, компьютер барлыгы-юклыгы белән кызыксынды.
Район җитәкчесе Юрий Коземаслов элек совхозныкы булган бинаны үзәк район дәваханәсенә тапшыру өчен күп көч түгәргә туры килүен, ремонт эшләре үткәрелүен билгеләде. Радий Хәбиров ФАП хезмәткәрләренә намуслы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм авылларда бу пунктларга төрлечә ярдәм итү зарурлыгын ассызыклады. "Мондый ФАПлар кирәк, аларны сакларга тиешбез", - диде ул.
Читайте нас: