Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2018, 18:24

Ядкарьләр лаеклы урын алды

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев депутат Ринат Райманов һәм “Обелиск” эзләнүчеләр отряды вәкилләре Марат Тикеев һәм Артур Рәҗәпов белән очрашты.

Алар Парламент музеена фронтта һәлак булган БАССР Югары Советының беренче чакырылыш депутаты Олег Красавинның депутат билгесен һәм аның хатыны Аннаның көндәлеген, башка документлар тапшырды.
Ядкәр Псков өлкәсендә Беларусь Республикасы чикләрендә табыла. Киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша депутатның улы – Валерий Красавин һәм оныкларын табыла. Эзләнүчеләр билгене мәрхүмнең туганнарына тапшыра, ә гаилә аны республика музеена тапшырырга карар итә.
– Бу бик кыйммәтле хәзинә, ул музейда лаеклы урын алачак һәм мәктәп укучылары, студентларга парламентка экскурсия вакытында күрсәтеләчәк, – диде Константин Толкачев. – Без республика парламентының Бөек Ватан сугышы чорындагы эшчәнлеге, фронтка киткән депутатлар турында мәгълүмат җыю буенча эш алып барабыз. Эзләнүчеләр отряды безгә бу эштә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте.
Константин Толкачев эзләнүчеләргә актив гражданлык позициясе, БАССР Югары Советының беренче депутатлары турында мәгълүмат җыюда өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде һәм Марат Тикеевка, Артур Рәҗәповка Дәүләт җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Читайте нас: