Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2018, 18:27

Табибларның күпчелеге намуслы кешеләр дә бит...

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров халыкка медицина ярдәме күрсәтү уңайлылыгы һәм сыйфаты мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитетлар башлыклары, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, экспертлар һәм тармак ветераннары катнашты.

Утырышта сәламәтлек саклау системасының матди базасын үстерү, тиешле медицина кадрлары әзерләү, дару тәэминаты, хезмәткәрләрнең сөйләшү-аралашу мәдәниятен күтәрү мәсьәләләре каралды.
—Сәламәтлек саклау системасында проблемалар булуы билгеле. Һәр кеше моны аңлый. Бу проблемалар мине, республика халкын борчый. Минем барлык төр челтәрләрдәге почтам дәгъвалардан шартлый язуын яшермим, — диде Радий Хәбиров. — Һичшиксез, мин бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәкмен. Без миңа кадәр башланган яхшы эшләрне дәвам итәчәкбез. Кайберләрен үзгәртәчәкбез.
Киңәшмәдә катнашучылар медицина учреждениеләре челтәрләрен — республиканың эре объектлардан алып яңа торак комплексларындагы поликлиника һәм муниципаль районнардагы фельдшер-акушерлык пунктларына кадәр - үстерү зарурлыгын билгеләде. Аларны тиешенчә җиһазландыру, искергәннәрен модернизацияләү мөһим.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, мөһим юнәлешләрнең берсе — югары квалификацияле медицина кадрлары әзерләү һәм аларны республикада калдыру. Радий Хәбиров ассызыклавынча, белгечләрне җәлеп итү, алар өчен тиешле шартлар булдыру мәсьәләләре белән шул исәптән муниципалитет башлыклары һәм баш табиблар шөгыльләнергә тиеш.
Радий Хәбиров, шулай ук, медицина хезмәткәрләренең мәдәниятен арттыру мөһимлеген билгеләде.
—Безнең табибларның, медицина хезмәткәрләренең күпчелеге намуслы, яхшы кешеләр. Икенче яклап караганда, аларның үзләрен начар тоту фактлары белән еш очрашабыз, — диде ул. – Әлеге проблеманы нигездән бетерү ягындамын. Бу тәрбияви характердагы иң зур проблема.
Тикшерү барышында әйдәүче белгечләр, тармак ветераннары һәм экспертлар төбәк җитәкчесе белән республика халкына медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын арттыру уңаеннан фикерләре белән уртаклашты.
Читайте нас: