Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2018, 18:02

Уфада кече бизнес форумы узачак

ШОС һәм БРИКСта катнашучы илләрнең IV кече бизнес форумы 18-19 октябрьдә Уфа Конгресс-холлында узачак.

Чарада пленар утырыш, ШОС һәм БРИКС илләре эшкуарларының эшлекле элемтәләр биржалары, бизнес вәкилләренең презентацияләре һәм күргәзмәләре, шулай ук төрле юнәлешләр буенча "түгәрәк өстәл"ләр һәм эксперт сессияләре үткәрү планлаштырыла.
Чараның модераторы булып Руссия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эчке сәүдәне үстерү департаменты директоры Никита Кузнецов чыгыш ясаячак.
Форумның төп максатлары – ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең эре һәм кече компанияләре арасында партнерлык урнаштыру юлы белән эшкуарлыкны тиз арада үстерү өчен шартлар тудыру, төбәкара элемтәләрне ныгыту һәм үстерү, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре белән яңа килешүләр төзү, инвестицияләр җәлеп итү һәм уртак бизнес-проектлар санын арттыру.
Читайте нас: